top of page

Лениногорск шәһәре 12 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе

                                  

       Бүгенге көн мәгарифе, белем бирү системасы алдында торган төп бурычларның берсе -  җәмгыятьтә яңа карашлы, тирән фикер йөртә алырдай шәхес тәрбияләү. Бу укытуның сыйфатын күтәрүне, укытучыдан үз компетентлыгын үстерү өстендә эшләүне, өзлексез үсештә, хәрәкәттә булуны таләп итә. Хәзерге вакытта мәктәпләргә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй, иҗади фикер йөртүче укытучыларга аеруча ихтыяҗ зур. Ләкин мөгаллимне мәҗбүр иттерү мөмкин түгел, шуңа күрә омтылыш уяту әһәмиятле. Бу юнәлештә укытучыларның методик берләшмәсе зур этәргеч булып тора.    

Лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда яңа технологияләр аша иҗади шәхес тәрбияләү” темасы өстендә эшли

Методик берләшмәнең максаты -  балаларның иҗади мөмкинлекләрен исәпкә алып,  индивидуаль сәләтләрен үстерү;  туган телебездә грамоталы яза һәм сөйләшә белүче, һөнәр сайлауга әзерлекле, коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләргә ия булган әхлаклы шәхес формалаштыру юлларын өйрәнү.

Бурычлар:

  1. Татар теле һәм әдәбияты буенча педагогик эшчәнлекнең яңа технологияләрен һәм методларын, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, үз эшчәнлегебезгә кертү.

  2. Иҗат лабораторияләрен баету, татар теле һәм әдәбияты кабинетларында эшне план нигезендә алып бару.

  3. Эш тәҗрибәсен тарату.

bottom of page